Лимонова Инна Валерьевна

Прозаик, драматург

1955 елның 3 сентябрендә Чиләбе шәһәрендә туа.

Татарстанның һәм Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

Яр Чаллы шәһәренә мәктәпне тәмамлаганнан соң, комсомол путевкасы буенча килә. КамАЗ, шәһәр төзелешләрендә хезмәт итә.  «Орфей» әдәби берләшмәсе җитәкчеләренең берсе, шәһәр газеталарында эшли.

«В час предутренний» (1984), «Отнеси меня к реке…» (1991) һәм башка китаплар авторы.

Әдәбияттагы уңышлары өчен Мактау Грамоталары һәм Дипломнары белән,  «Ударник строительства КамАЗа» мактау билгесе белән бүләкләнә.

2021 елның 20 июнендә вафат була.