Гәрәй Рәшит Гәрәй улы (1931–1999)

Шагыйрь

Рәшит Гәрәй улы Гәрәев 1931 елның 15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый.

1948–1950 елларда Рәшит Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.

Армия сафларында хезмәт итә. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1959-1970 елларда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә эшли.

Аның «Беренче хисләр» дигән тәүге җыентыгы 1952 елда дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең «Шинель җылысы», «Җырчы камышлар», «Җырлап яшәр чагыбыз», «Һаваларда йолдыз», «Рәхмәт сезгә», «Төнге учаклар», «Сиңа тартыла күңел», «Юлдашым булсаң иде», «Үзеңә чакыр мине», «Синдә калам», «Көнбагышлар чәчәктә» китаплары басылып чыкты.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960).

Шагыйрь 1999 елда вафат булды.