Шагыйрь, прозаик, публицист
1946 елның 24 мартында Чистай шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәренә 1971 елда килә һәм КамАЗ төзелеше романтикасына чума. Биш елдан соң Мәскәүгә күчеп китә. «Сказочник» (Москва, 1982), «Ко мне и от меня» (Казань, 1988), «Тебя не вызовут на бис» (Набережные Челны, 1994) һәм башка китаплар авторы. «Молодая гвардия» нәшриятында басылып чыккан китаплар арасында үткән «Лучшая книга года» бәйгесе лауреаты (1982). СССР Язучылар берлеге әгъзасы. |