Дорженковская Людмила Константиновна 

Шагыйрә һәм рәссам

Яр Чаллы шагыйрәсе һәм рәссамы Людмила Константиновна Дорженковская ерак Литвада туа һәм Балтик диңгезенең гәрәбәдәй комнарын, кырыс, ләкин матур табигатен мәңгегә хәтерендә калдыра.

Шагыйрәнең тормышы үсмер вакытлтан Татарстан белән бәйләнә. Ул Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Филология факультеты ул –  әдәбият рухы, дөнья мәдәниятенең иң яхшы әсәрләре  рухын үзендә саклаучы. Ул чакта әле Дорженковская шигырьләр язмый, ләкин озак та үтми аның каләме астыннан лирик шигырьләр туа башлый.

Дорженковскаяның иҗаты индивидуаль, тормышка фәлсәфи караш, уйлар һәм кичерешләр белән сугарылган. Шигырьләренең теле аңлаешлы, җиңел, образлы булулары белән үз укучысын тиз таба. Шуңа күрәдер шигырьләренә бик күп җырлар да иҗат ителгән.

Людмила Дорженковскаяның таланты күпкырлы. Без аны оригиналь рәссам, заманча техника жанрында иҗат ителгән фәлсәфи картиналар авторы буларак та беләбез.