Китапханә төне – 2024 «Гаилә белән укыйбыз»

«Китапханә төне» – укучыларга хәзерге заман авторлары белән очрашырга, вакытны кызыклы итеп уздырырга, лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнашырга, һәм шулай ук классиканы үзең өчен яңа яктан ачарга мөмкинлек бирүче, илебездә үткәрелүче иң төп мәдәни вакыйгаларның берсе. 

Әлеге зур акция менә инде 13 ел уздырыла. 

Гаилә елында акциянең темасы – «Гаилә белән укыйбыз». Чараның төп координаторлары Россия дәүләт китапханәсе һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе.

Чаллының «ҮКС» МБУсе шәһәребез кунаклары һәм шәһәрдәшләр өчен зур гаилә бәйрәме әзерли!

Бу кичтә сезне мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, интерактив-күңел ачу программалары, экскурсияләр, фотозоналар һәм тагын бик күп кызыклы чаралар көтә.  

Бик тиздән чаралар программасы белән уртаклашырбыз. Афишаны карап барыгыз.