Балалар белән массакүләм эш бүлеге барлык яшьтәге балаларны һәм аларның әти-әниләрен шөгыльләнергә, уеннар уйнарга, иҗат итәргә, лекцияләр тыңларга, аралашырга, китап укырга һәм китап дөньясы буйлап сәяхәт итәргә чакыра. Без зурларны һәм нәниләрне, елгырларны һәм басынкыларны, зирәк белдеклеләрне һәм әле генә аяк баскан нәниләрне үзебездә көтеп калабыз. Бүлекнең шигаре: «Без китаплар укырбыз, олы дөньяга ишек ачарбыз» Бүлекнең бурычлары:
Бүлекнең Уставы: – Бүлек әгъзалары чараларда актив катнашырга тиеш. Күпкырлы юнәлештә алып барылучы эштә китап һәм балалар укуын алга җибәрү, гаилә белән укуда ихтыяҗ тудыру беренче урында тора. Бүлек хезмәткәрләре үз эшләрендә китап укуның элеккеге престижын кайтару, барлык категория кулланучылар арасында китап һәм аны укуның статусын күтәрү, китап һәм укуны пропагандалау, заманча китапханәләрнең уңай имиджын булдыру өчен бар көчләрен куя. Балалар белән массакүләм эш бүлеге «Нәни укучы», «Нәни йорт хуҗасы Кузяның мәктәбе», «Зур дөньяга кечкенә ишек», «Әлифбага юл» кебек балалар һәм ата-аналарга юнәлдерелгән һәм эшләнгән программалар буенча эшли: «Нәни укучы» программасы 1 яшьтән 3 яшькәчә балалар өчен. Алар билгеле бер тема буенча оештырылган чараларга әти-әниләре белән килә. Программа чаралары нәниләрне әдәби маҗаралар, күңелле уеннарның әкияти дөньясына алып кереп китә. «Нәни йорт хуҗасы Кузяның мәктәбе: Кузька сандыкны ачты – яңа әкият белән шаккатырды» программасы Әлеге программа кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм беренче сыйныфлылар өчен «Без китапханәгә килдек» дигән театральләштерелгән китапханә экскурсияләре уздырыла. «Зур дөньяга кечкенә ишек» һәм «Әлифбага юл» программалары Әлеге программа буенча үткәрелүче чаралар барлык гаилә әгъзалары кызыксынуларын китап һәм китап уку даирәсендә берләштерүгә юнәлтелгән. Мондый чаралар күзаллауны киңәйтү һәм белемнәрне тирәнәйтүгә ярдәм итүче танып белү сәгатьләре, бәйрәм иртәләре, интеллектуаль уеннар, әдәби викториналар формасында үтә, алар мәгълүмат бирә һәм ял иттерә. Балалар белән массакүләм эш бүлегенең мәгълүмат тактасында «Балаларга кычкырып уку. Ата-аналар өчен киңәшләр», «Укырга киңәш итәбез!», «Ни өчен балаларга укырга кирәк», «Сүз белән тәрбияләү», «Төп герой бала үзе булган әкият. Ата-аналарга киңәшләр», «Бөтен гаилә өчен яраткан китаплар. Тәкъдим ителүче китаплар исемлеге», «Шәхси китапханә», «Ата-аналар өчен кечкенә генә хикмәтләр» дигән темаларга ата-аналар һәм балалар өчен мәгълүмат тупланган «Файдалы киңәшләр» бүлекчәсе даими рәвештә яңартылып тора. Бүлек җитәкчесе: Привалова Елена Сергеевна Элемтә өчен телефон: (8552) 70-12-52, 89053724486 ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР «Вовка ерак патшалыкта, китап илендә»: курчак спектакле (6+) «Гаҗәеп космос дөньясы»: файдалы мәгълүмат сәгате (6+) «Сергей Михалковның тыңламаслар бәйрәме»: әдәби сәгать (0+) «Безне Китап йорты каршы ала!»: китапханә буйлап театральләштерелгән сәяхәт (0+) |