Автоматлаштыру бүлеге

DSC00426
IMG_20190725_132648
IMG_5573
IMG_20190725_132733

Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше – китапханә процессларын автоматлаштыру буенча эш алып бару. Автоматизация бүлеге техниканың дөрес эскплуатацияләнүе һәм компьютер җайланмаларының  өзеклекләрсез эшләве өчен җавап бирә.

Бүлекнең төп бурычлары һәм функцияләре:

Китапханәләрне техник җайланмалар белән тәэмин итү.

«ҮКС» МБУ китапханәләрендә кулланылучы автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системасын үзләштерү, үстерү һәм камилләштерү.

Китапханәнең локаль компьютерлар челтәре эшчәнлеген техник яктан тәэмин итү.

Китапханә структур бүлекләренең үзара килешенгән эшчәнлеге нигезендә яңа мәгълүмати технологияләрне үзләштерү.

Барлык китапханә биналарында компьютер коммуникацияләре системасы эшен тәэмин итү һәм үстерү.

Автоматлаштырылган эш урыннары һәм мәгълүмати системалар белән идарә итү.

Китапханә тармакларының компьютер һәм оргтехникаларына ремонт һәм сервис хезмәте күрсәтү.

«ҮКС» МБУ вәкиллегенең интернет киңлегендә тотрыклы үсешен тәэмин итү.

Сайтны технологик яктан тәэмин итү.

Кулланучыларны укытуны оештыру.

Хезмәткәрләрне яңа мәгълүмати технологияләр белән эшләргә өйрәтү.

Хезмәт күрсәтүләр:

Эш буенча консультация.

Компьютер нигезләренә өйрәтү.

Компьютер һәм ноутбукларга диагностика уздыру һәм көйләү.

Документларны сканлаштыру һәм бастырып чыгару.

Мәгълүматны электрон җайланмаларга яздыру.

 

Кыскача тарихи белешмә

1993 елдан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында PC/XT/286 базасында китапханә процессларын автоматлаштыру секторы барлыкка килде. Сектор эше «Марк» Автоматлаштырылган мәгълүмати-китапханәләр системасы (АИБС) буенча алып барылды.

2012 елдан «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ – ТР Җыелма каталогын төзүдә катнашучы  (kitap.tatar.ru). Мәгълүмати-китапханә процессларын автоматлаштыру өчен китапханәдә «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы (АБИС) кулланыла.

Бүгенге көндә фондларны формалаштыру тулаем автоматлаштырылган, электрон рәвештә китап бирү һәм китапханәгә язылу үзләштерелгән.

«2014–2020 нче елларга «Ачык Татарстан» Татарстанда мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү» дәүләт программасы кысаларында шәһәрнең барлык китапханәләрендә (19 китапханә) Wi-Fi белән тәэмин ителгән нокталар урнаштырылды.

Пенсионерларның компьютер грамоталылыгын арттыру һәм аларның социаль җайлашуын, социаль активлыгын яхшырту максатыннан, шәһәр Үзәк китапханәсендә «Компьютер мәктәбе» компьютер белеменә өйрәтү курслары ачылды. Курслар пенсия яшендәге яңа кулланучылар өчен исәпләнгән. Дәресләр вакытында алар кеше алдында компьютер ачып салган яңа мөмкинлекләр турында белә.

IMG_3981
IMG_3901
DSC00990
IMG_3903
DSC00993

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Microsoft Power Point программасында презентацияләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелә. Балалар фотолардан слайд-шоу, дусларына, якыннарына котлаулар һ.б. ясарга өйрәнә.

Бүлек белән Салихова Рәйсә Данис кызы җитәкчелек итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.