Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге – шәһәр Үзәк китапханәсенең иң мөһим бүлекләренең берсе. Ул татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән эшли. Бүлек һәрвакыт шәһәребез, республикабызның хәзергесен һәм аның тарихын яктыртучы әдәбиятны саклау, аны укучысына җиткерү максатыннан читкә тайпылмый. Бүлекнең башлангыч фондын шәһәр үзәк китапханәсе фондыннан тапшырылган, шулай ук шәһәрдәшләр бүләк иткән басмалар тәшкил итә. Фондны тулыландыру өчен, китапханә хезмәткәрләре якын-тирә авыллар, районнар, шәһәрләргә китап җыярга чыга. Шул рәвешле Минзәлә, Менделеевск һәм Алабуга район китапханәләреннән китаплар шактый туплана. Бүгенге көндә Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 18 меңнән артык документ санала. Татар телендәге әдәбият фондын 14 меңнән артык басма тәшкил итә – бу сүзлекләр, балалар өчен китаплар, белешмәлекләр, статистик җыентыклар, тарих һәм республиканың социаль-сәяси тормышы, икътисад, табигать, мәдәният һәм сәнгать буенча китаплар, нәфис әдәбият. Бүлектә шулай ук танылган кешеләрнең шәхси коллекцияләреннән китаплар саклана. Мәсәлән, монда танылган әдәбиятны өйрәнүче Нил Юзиевның шәхси китапханәсендәге китапларны күрергә була. Алар арасында Тукайның 1946 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгын; Шакир Мөхәммәдовның сайланма әсәрләре, Низаминың «Ләйлә һәм Мәҗнүн»ен билгеләп үтәргә мөмкин. 2014 елдан «Китап тарихы – гаилә тарихында» китапханә проекты кысаларында бүлек гарәп графикасы белән язылган борынгы, сирәк кулъязмаларны туплау буенча эш алып бара. Әлеге проект кысаларында теләге булган һәр кеше туган якны өйрәнү бүлегенә борынгы китапларын бүләк итә ала. Бүлектә беренче көннәреннән үк республика һәм шәһәрнең вакытлы матбугаты яздырып алына. 2000 елларга кадәр татар телендәге басмалар бүлеккә илебезнең төрле почмакларыннан килә иде. Аның архивында 1957 елдан башлап басылган газета һәм журналлар саклана. Монда Сибгат Хаким, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин кебек танылган замандаш язучыларыбыз кунакта булды. Бүлекнең китап фондында Гомәр Бәширов, Бари Рәхмәт, Мостай Кәрим һәм башка язучы, шагыйрьләрнең автографлары куелган китаплар саклана. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Идел буе халыкларының телләрендә төрле әдәбият бар: татар, рус, башкорт, чуаш, мари, удмурт, мордва, шулай ук латин графикасындагы, төрек телендәге китаплар. Күптелле сүзлек-сөйләшмәлекләр, энциклопедияләр, төсле матур альбомнарны да күрергә мөмкин монда. Соңгы елларда бүлектә иң күп укылучы авторлар – Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина, Мәдинә Маликова, Роза Хәбибуллина, Зәки Зәйнуллин, Зиннур Хөснияр. Бүлек инде күп еллар буена танылган галимнәр, язучылар, журналистлар, шәһәр һәм республиканың туган якны өйрәнүчеләре; «Түбән Кама» Милли Паркы», «Единая Россия» партиясе бүлеге, 15 нче Балалар иҗат йорты, «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, 10, 20 нче урта мәктәпләр, Чаллы дәүләт педагогия университеты, «Таттелеком» җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Бүлек төрле әдәби-музыкаль кичәләр, шәһәрнең танылган шәхесләре һәм язучылары белән очрашулар, төбәк һәм шәһәркүләм бәйгеләр, халыкара конференцияләр, экологик акцияләр уздыра. 2015 елдан ел саен бүлек тарафыннан «Чаллы – дуслар каласы» исемле төбәк халыклары әдәбияты һәм милли мәдәниятен яктыртучы Китапханә фестивале оештырыла. Бүлек белән Гайнетдинова Резеда Разим кызы җитәкчелек итә.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең казанышлары2015 ел – «Тылсымлы куллар» республика балалар журналы белән тыгыз хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты. 2015 ел – 2014 ел нәтиҗәләре буенча халыкка китапханә хезмәте күрсәтүдәге актив эше һәм бәйге эшчәнлегендә катнашкан өчен Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ Дипломы. 2015 ел – «Экологик майчабу» төбәк рәсем ясау бәйгесен үткәрүдә булышлык күрсәткәне өчен Россиянең табигать ресурслары һәм экология министрлыгы «Түбән Кама» Милли паркы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәте. 2015 ел – «Парклар маршы – 2015» Халыкара табигатьне саклау акциясен уздырудагы ярдәме өчен Россиянең табигать ресурслары һәм экология министрлыгы «Түбән Кама» Милли паркы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәте. 2015 ел – «Чыршы – 2014» Гомумроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында тыюлыклар табигатен саклау һәм кайгырту эшенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Россиянең табигать ресурслары һәм экология министрлыгы «Түбән Кама» Милли паркы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәте. 2015 ел – Өченче гомумроссия «Китапханәләр һәм экология: экологик мәгълүмат, мәдәният, мәгърифәт» конкурсының «Экоакция» номинациясендә Россия Дәүләт фәнни-техник җәмәгать китапханәсе Дипломы. 2016 ел – «Рәхмәт көне» Халыкара видеоконференциясендә «Халыклар дуслыгы – ныклы таяныч» темасына башкарган эше буеча катнашучы сертификаты. (КДУ ҮКС Караганда шәһәре, Казахстан). 2016 ел – Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган чаралар кысаларында, «Тукай укулары» республика конкурсын бергәләп уздырган өчен «Таттелеком» җәмгыятенең Рәхмәте. ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР «Тукай – безнең горурлыгыбыз»: әдәби бәйрәм (0+) «Әдәбият белгечләре»: квиз (12+) «Без барыбыз да космонавтлар»: танып белү-уен программасы (0+) «Әдәбият белгечләре»: квиз (12+) Шагыйрә, рәссам, композитор, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу (6+) Батырлыгың мәңге онытылмас! (6+) Шәһәргә кирәкле һөнәрләр (16+)
|