Үзәк балалар китапханәсе (Яңа шәһәр, 17/15 йорты)

 

СЕЗНЕ ҮЗӘК БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ БИТЕНДӘ
СӘЛАМЛИБЕЗ!

1

 

«ҮКС» МБУ Үзәк балалар китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 
Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык пр., 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15 йорты)
(«Райисполком»  яисә «Курчак театры» тукталышы).

Эш тәртибе:

Сентябрьдән майга кадәр китапханә түбәндәге тәртиптә эшли:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.
Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июнь аеннан августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Тел.: (8552) 38-30-26
Е-mailCBS-art@mail.ru

Без социаль челтәрдә

БЕЗНЕҢ КИТАПХАНӘ

Үзәк балалар китапханәсе (универсаль) – шәһәребезнең иң өлкән китапханәләренең берсе. Ул үзенең укучылары өчен 1969 елның 27 гыйнварында ГЭС бистәсендә шәһәрнең беренче балалар китапханәсе буларак тәүге тапкыр ишекләрен ача. Беренче көннән үк аңа балалар тартыла башлый. Алга таба ул Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Үзәк балалар китапханәсенә әйләнә.  
1994 елда мөһим вакыйга була – шәһәр китапханәне ЗЯБ бистәсендә урнашкан яңа зур бина белән тәэмин итә. Бу районда яшәүчеләр 17 ел буена китапханә хезмәтләрен куллана, ә 2011 елда китапханә Яңа шәһәрнең 17 нче мәхәлләсендәге бинага күченә, бүгенге көндә дә ул шунда урнашкан. 

 

Китапханәдә ел саен 25 меңнән артык китап укучы була. Китапханә фондында 77 меңнән артык китап санала. Ел саен 75 меңләп данә китап тапшырыла, шул исәптән 45 мең тирәсе – балаларга. Һәр елны 72 меңләп данә китап тапшырыла, шул исәптән 45 мең тирәсе – балаларга.
Балаларда китап укуга кызыксынуларын арттыру һәм яшь китап сөючеләрнең экологик культурасын формалаштыру максатында 2017 елда китапханәдә «ЭКО Gо» экологик клубы эшчәнлеген башлап җибәрә. Китапханә хезмәткәрләре тәрбия һәм белем бирүнең социаль мөһим булган мәсьәләләрен чишү белән кызыксынучы учреждениеләр белән хезмәттәшлек итүнең иң яхшы традицияләрен саклый һәм үстерә. Китапханә мәктәпләр, балалар бакчалары, эколого-биологик балалар үзәге, «Шатлык» яшьләр үзәге, шәһәрнең Башкарма комитеты белән хезмәттәшлек итә.
Китапханә балалар һәм олылар өчен мәдәни-агарту үзәге буларак эшли.
Үзәк балалар китапханәсендә укучылар өчен төрле акцияләр һәм бәйгеләр уздырыла: «Балаларга сугыш турында укыйбыз», «Ачык ишекләр көне», «Россия символлары», «Көчле рухлылар» һ.б. Шулар арасында иң эре һәм истә кала торган вакыйга – бөтенроссия «Китапханә киче» акциясе. Китапханә һәр елны шәһәр күләмендә укучылар арасында ел темаларына багышланган «Шигъри тамчы» исемле нәфис сүз бәйгесе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Шигъриятнең язгы нурлары» бәйгесе уздыра.

2020 елда китапханәдә түбәндәге бәйгеләр үткәрелде:
– Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек бәйрәм – Җиңү көне!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе;

– балалар, җәй һәм китапларга багышланган «Бәхетле балачак» шәһәркүләм иҗади бәйгесе; 

«Россиянең Кызыл китабына кертелгән хайваннар» шәһәркүләм рәсемнәр бәйгесе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре – бердәм, хезмәт сөючән коллектив, алар һәрвакыт теләсә кайсы мәсьәләне чишәргә әзер, бердәй фикер йөртүче коллектив, эшнең төрле форма һәм ысулларын, китапханәгә яңа китап укучыларны тарту өчен технологик һәм һөнәри мөмкинлекләрен  куллана. 
Әгәр уку барышында балагызның бәхетле елмаюын күрәсегез килсә, аның белән бергә балачак дөньясына кире кайтасыгыз килсә, язучыларның иҗаты белән танышырга теләсәгез – безнең китапханәгә килегез. Без һәрчак дустанә атмосфера тудырырга омтылабыз, китапханәбезне шәһәр халкын үзенә тартып торучы үзәк итәргә тырышабыз һәм безнең өчен иң беренче урында китап укучыларыбыз торуын беркайчан да онытмыйбыз. 
Үзәк шәһәр китапханәсе еш кына яңа башлангычларда әйдәп баручы да. Мәсәлән, берничә ел дәвамында китапханәләрдә җәйге каникуллар чорында балаларның ялын һәм укуын оештыру буенча максатчан эш алып барганы өчен ул күп тапкырлар рәхмәт хатлары, грамоталар һәм шәһәребез, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең белем бирү һәм мәдәният оешмаларыннан дипломнар белән бүләкләнде.  

2018 елда Үзәк балалар китапханәсе  «2018 ел китапханәсе» республика бәйгесенең «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәдә» номинациясендә катнашып, 1 нче урын алды.

2019 елда коллектив «Иң яхшысын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясен оештырган һәм үткәргән өчен Республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы китапханә төркеменә «Book-Алга китеш» һөнәри бәйгесендә катнашты. 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ структур тармаклары хезмәткәрләре арасында 1 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде.
2020 елда Үзәк балалар китапханәсе «Профсоюз минем гаиләм, син һәм мин гомер буе аның белән» һөнәри бәйгесенең «Гомер буе китап белән» номинациясендә 1 нче урын өчен дипломга ия булды.

 

 

 

 

КИТАПХАНӘНЕҢ СТРУКТУРАСЫ

domik

Абонемент шартлы рәвештә өч зонага бүленә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-4 нче сыйныф укучылары өчен абонемент:
Бу бүлектә балалар яраткан китапларының геройлары белән очраша, әдәбият, тере табигать, техника, тарих дөньясына  мавыктыргыч сәяхәткә бара. Монда күзаллауны үстерү, дөньяга карашны киңәйтү өчен иң яхшы балалар китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары тупланган.
Бүлектә иң кече яшьтәге китап сөючеләр нәни китаплар һәм рәсем-китаплар белән дуслаша ала, иң кызыксынучаннар үз сорауларына җавап таба. Нәниләр яңа балалар китапларын, журнал һәм газеталарны укып, кызыклы рәсемле басмаларны карап кына калмый, шул ук вакытта ял да итә ала: уенчыклар белән уйный, рәсем ясый, дуслары белән аралаша. Укучыларыбыз зур кызыксыну белән төрле чараларда да катнаша.

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен абонемент:

Бу бүлеккә 5-9 нчы сыйныф укучылары теркәлә. Монда бик күп төрле нәфис, фәнни-популяр, белешмә, энциклопедик әдәбият, вакытлы матбугат басмалары җыелган. Бүлектә укучылар күзаллауларын киңәйтү белән бергә, дәрескә, рефератка, докладка кирәкле әдәбиятны яисә күңелгә ошаган китапны сайлап ала. Китап күргәзмәләре, яңа кайткан басмалар күргәзмәләре яшүсмерләрне китап һәм журналлар белән таныштыра. Бездә шулай ук төрледән-төрле әдәби чаралар: очрашулар, кичә-портретлар, бәйрәмнәр, танып белү уеннары, викториналар, балаларны иҗади эшләре күргәзмәләре һ.б. лар үткәрелә.

10-11 нче сыйныф укучылары, студентлар һәм олы яшьтәге китап укучылар абонементы:

Бу бүлектә 10-11 нче сыйныф укучылары, студентлар һәм микрорайонның олы яшьтәге китап укучыларына хезмәт күрсәтелә. Абонемент фондында төрле фән өлкәләре буенча әдәбият тупланган һәм китапларны өйгә бирү каралган. Китапханәчеләр китап сайларга ярдәм итә, реферат, проектлар буенча материал эзләргә булыша, балалар укуы, ял итүне оештыру һәм баланың гармонияле үсеше мәсьәләләре буенча киңәшләре белән уртаклаша.

 

Уку залы:

Уку залы барлык укучылар өчен дә ачык. Монда журнал һәм газеталар актарырга, сирәк һәм кыйммәтле китапларны укырга, сүзлекләр, белешмәлекләр һәм энциклопедияләр белән эшләргә, кызыклы очрашулар, әдәби кичәләр, викториналарда катнашып, буш вакытны уздырырга,әдәби бәйрәм чараларында, әдәбиятка күзәтү ясауда, язучылар белән очрашуда булырга, эшлекле һәм ситуатив уеннарда, мастер-классларда катнашырга мөмкин.

3
1
7
6
5
4
2
IMG-20181018-WA0007
DSCN4676
IMG-20180511-WA0010 (1)

Монда кирәкле китапны электрон каталог буенча табарга, электрон энциклопедияләр һәм интернет челтәре ярдәмендә реферат өчен мәгълүмат эзләргә, аудиокитап тыңларга, аң-белемне үстерү уеннары уйнарга мөмкин.

Китап укучы балалар, ата-аналар һәм балалар укуын оештыручылар теләсә кайсы тема буенча мәгълүмати ярдәм ала ала.

Үзәк балалар китапханәсенең җитәкчесе – Недопекина Ольга Ивановна.

ЯҢА ӘДӘБИЯТ

Үткәрелгән чаралар

«Яхшы китап – чын йөрәктән» (6+)

«Кычкырып укыйбыз. Бергә укыйбыз»: кычкырып укулар (6+)

«800 көн батырлык – 80 еллык хәтер»: тарихи экскурс (12+)

2022 ел

«Тәмәке тарту. Без каршы, ә Сез?»: диалог-форум (12+)

«Яраткан китаплар чәчәк аткан алан»: әдәби ассорти (6+)

 «Табигать белән икәүдән-икәү»: экологик турнир (6+)

«Бервакыт китапханәдә…»: көзге утырмалар (6+)

«Канатлы дусларыбыз»: мастер-класс (6+)

«Яраткан бабаем һәм әбием»: гаилә бәйрәме (6+)

«Күңел һәм мәрхәмәтле куллар җылысы»: Өлкәннәр көненә очрашу кичәсе (12+)

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә»: рольле уен (6+)

«Китап йортында кунак бул» экскурсиясе (0+)

«Зирәкләр һәм Тапкырлар»: интеллектуаль уен (6+)

Китапка кунакка килегез (0+)

«Алдынгы укучы»: Үзәк балалар китапханәсендә Беренче сыйныфлылар атналыгы (6+)

«Экстремистлык һәм террорчылыкка – юк!»: әңгәмә-фикер алышу  (12+)

Яхшы һөнәрләр дөньяда бик күп (6+)

«Хәзинәләр утравын эзләп»: уен программасы (6+)

«Фольклор сукмакларында»: уен-сәяхәт (6+)

«Гарри Поттер дөньясына сәяхәт»: әдәби уен (6+)

 «Солдат батырлыгын искә алыйк, балалар»: хәтер сәгате (6+)

«Табигать – ул Син, табигать – ул мин»: экологик уен (6+)

«Тормышымдагы иң яхшы китап»: акция-квилт (0+)

«Китап белән кояшлы очрашулар»: әдәби ярминкә (6+)

«Күңелле гном»: мастер-класс (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә Пушкин көне. «Минем Пушкин» акциясе (0+)

«Барлык балаларның дусты Корней Чуковский: әдәби-уен программасы (6+)

Китап, кояш, дуслык – балаларга менә нәрсә кирәк (0+)

Безнең белән уку кызыграк (0+)

Кичке китапханә хозурында (0+)

«Гаилә тарихыннан шәһәр тарихына»: тематик кичә (6+)

«Укырга, белергә, хәтердә сакларга»: кычкырып укулар (0+)

«Көмеш гасыр алиһәсе»: шигъри сәгать (12+)

«Халык кәсепче осталарында кунакта»: иҗади очрашу (6+)

«Тукай в наших сердцах. Тукай безнең күңелләрдә» күргәзмәсе (0+)

Әгәр бик-бик теләсәң, космоска да очарга мөмкин (6+)

«Депрессияме? Әйдә, бер сөйләшик»: психолог белән очрашу (12+)

«Исәнме, Китап атнасы!»: әдәби бәйрәм (6+)

«Һәр юлында илһам»: шигъри кичә (12+)

«Мин артист, син артист»: театраль тамаша (0+)

Үзәк балалар китапханәсендә «Зур киномарафон» (6+)

Балалар китапханәсендә «Балаларның китап укуын кайгырту» дип аталган конференция үтте (12+)

«Минем арттан укы» әдәби флешмоб (6+)

«Наркотиклар + Син = Җимерелгән хыяллар»: нарколог белән очрашу (16+)

«Мин һәм минем виртуаль дусларым»: куркынычсыз онлайн-аралашу дәресе (6+)

«Яраткан аю баласы – Винни Пух»: әдәби уен (0+)

«Йомарлам-йомарлам кар»: уен программасы (6+)

2021 ел

«Яңа ел чибәркәе»: мастер-класс (0+)

«Игелек һәм ышанычның тылсымлы ишекләрен ачыгыз»: телдән журнал (6+)

Китапханәдә «Россия символлары» Бөтенроссия олимпиадасы (6+)

 «Китап диңгезе штурманнары»: китапханә квесты (6+)

 «Акыллы табиб киңәшләре»: әңгәмә-очрашу (6+)

«Шәһәрем чиста булса, күңелем дә пакь булыр»: экологик мәгълүмат сәгате (6+)

«Укучы гаилә – бәхетле гаилә» акциясе (0+)

«Юл хәрәкәте законы - һәркемгә таныш»: уен-сәяхәт (6+)

Бөек Ватан сугышы тарихы - батырлык тарихы (6+)

«Балачак – могҗизалар һәм тылсым иле» бәйрәме (0+)

«Төрле төсләрдән торган шигырьләр планетасы»: әдәби бәйрәм (0+)

Тik-tok pati стилендәге кичә (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә эко-тайм (6+)

Күп беләсең килсә – китап укырга кил! (0+)

 «Шүрәле һәм Су анасы сезгә Тукай турында сөйләр» дигән китап күргәзмәсе (0+)

«Көй һәм сүзләрнең матурлыгы»: шагыйрь белән шигъри очрашу (12+)

«Тукай – 135 ел бергә» әдәби марафоны (6+)

Китап безне космоска илтә»: китапханә киче (0+)

«Литературный Олимп лауреатов премии Габдуллы Тукая»=«Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары» күргәзмәсе (16+)

«Гомер – бәяләп бетергесез бүләк»: педагог-психолог белән очрашу (12+)

«Мин китап белән космос ачам» акциясе (0+)

Андерсенның мавыктыргыч әкиятләре! (6+)

Үзәк балалар китапханәсе сукмак буйлап Могҗизалар урманына юл тотты (6+)

Хокукый квест-уен (12+)

«Бәхет дагасы»: мастер-класс (6+)

«Дуслар арасында, китапта кунакта»: брейн-ринг (12+)

Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәме (0+)

«Туган телем һәрчак минем белән»: китап күргәзмәсе (0+)

«Батырлык гасырлар буена саклана»: патриотлык сәгате (6+)

«Сугыш чорына туры килгән яшьлек»: патриотик уку сәгате (6+)

«Китапларда безнең хәтер» патриотлык сәгате (6+)

«Ленинград тарихы – батырлык хатирәсе»: мәгълүмат дайджесты (12+)

Шәһәр үзәк балалар китапханәсенең 2021 ел эш нәтиҗәләре

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.