2022 елның 11 ноябреннән 27 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы комитеты ярдәмендә Бөтенроссия экологик диктанты (Экодиктант) узачак. Экодиктант – ел саен уздырылучы, төрле катлам халыклар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, экологик хокукларны һәм экологик куркынычсызлыкны бозуларны кисәтү буенча экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән проект. Экодиктант тест форматында узачак һәм биремнәр 4 төркем буенча бүлеп бирелә: – 12 яшьтән кечерәк балалар, – 12-18 яшьлек яшүсмерләр, – экология өлкәсендә махсус белеме һәм тәҗрибәсе булмаган өлкәннәр, – экология өлкәсендә махсус белеме һәм тәҗрибәсе булган өлкәннәр. Узган ел проектта республикада яшәүче 50 578 кеше катнашты, шул исәптән 4 691 беренче дәрәҗә җиңүче. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә җиңүчеләр саны һәм Экодиктантны уздыручы офлайн-мәйданчыклар саны буенча 1 нче урынны алды. Тулырак мәгълүмат белән https://экодиктант.рус/ порталында танышырга була. |