«Көзләр миңа тормыш биргән»: әдәби сәгать (18+)

Көз – елның гүзәл һәм күркәм бер чоры, ул рәссам кебек, табигатьне матур ачык төсләргә буйый. Ул безгә татар шагыйрьләренең йолдызлыгын бүләк иткән: алар арасында А. Юнысов, Р. Рахман, Н. Арсланов һ.б. 16 октябрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләдерү үзәгендә узган «Көзләр миңа тормыш биргән» дигән әдәби сәгать әлеге шагыйрьләргә багышланды. 

Көзләр миңа тормыш биргән
20220916_110316
20220916_110051

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре очрашу кунакларын табигать матурлыгына, мәхәббәткә дан җырлаучы шигърият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт уздырды. Катнашучылар әлеге язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде, үзләре өчен яңа исемнәр ачты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: