«Россиянең бөек кешеләре»: шәһәркүләм иҗади бәйге (6+)
28
Октябрь 2022
Җомга
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елның 15 сентябреннән 28 октябренә кадәр «Россиянең бөек кешеләре» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанциянең фотосы яки сканы бер папкада library-1@mail.ru электрон почтасына җибәрелергә тиеш. Бәйгене үткәрү урыны: 1 нче санлы китапханә: Чаллы шәһәре, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт, 1 нче фатир (6/11), 8 нче мәктәп тукталышы. Эшләрегезне көтеп калабыз!
|