31 август көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Әбүзәр Рәүф улы – чын табигать җырчысы. Аның пейзажлары пленэрда ясалган һәм авторның хис-кичерешләрен саклый. «Йөрәгемә якын җир» экспозициясендә – Татарстан шәһәрләре һәм авыллары күренешләрен сурәтләгән 30дан артык әсәр.
Күргәзмәгә чакырабыз! Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26.
|