Яшь чаллылыларга Пушкин картасын рәсмиләштерергә булышабыз (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре егетләргә һәм кызларга Пушкин картасын рәсмиләштерүдә бик теләп ярдәм итәчәк! 14-22 яшьлек кешеләр катнаша ала. Билет сатып алу өчен акча «Мир» картасына күчә. 2022 елда картада 5000 сум була. Картаны ачуда ярдәм кирәк булса, Сезгә Үзәк китапханәгә килергә һәм Автоматлаштыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм мобиль телефон алырга онытмагыз. Тулырак мәгълүматны 71-40-88 телефоны аша ачыклый аласыз. |