Балаларга сугыш турында укыйбыз (0+)
2022 елның 5 маенда 14 нче санлы китапханә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара Акциясенә кушылды. Уникаль акция Самара өлкә балалар китапханәсендә барлыкка килде һәм 2010 елда беренче тапкыр үткәрелде. Ел саен аңа Россия һәм аннан читтә урнашкан берничә меңләгән балалар учреждениеләре кушыла. Бөек Ватан сугышы турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Бөек Җиңүгә никадәр вакыт узса да, без фашистларга каршы рәхимсез сугышта тарихи җиңүгә ирешкән солдатларыбыз, партизаннарыбыз, тыл хезмәтчәннәренең үлмәс батырлыгы тудырган күтәренке рухны янәдән кичерәбез. Әйе, безнең солдат ул кызны гына түгел, ә дөньяның бик күп балаларын коткара. Шуның өчен аңа һәйкәлләрне безнең илдә генә түгел, ә башка илләрнең бик күп шәһәрләрендә урнаштырдылар. Әлеге сынлы композиция – Германиягә үч алыр өчен түгел, ә балаларны яклау өчен килгән, барысын да үз җилкәсендә татыган солдатыбызның чын характеры, кешелеклеге һәм рухи көчен күрсәтүче бер дәлил. |