«#КодЧтения» Бөтенроссия социаль реклама һөнәри китапханә бәйгесе (18+)
Бәйгене Башкортстанның Уфа шәһәр округы «Үзәкләштерелгән иҗтимагый китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең шәһәр Үзәк китапханәсе методик бүлеге оештыра. Бәйгенең максаты – Россия Федерациясе китапханәләре хезмәткәрләренең иҗади потенциалын үстерү, җәмгыять өчен социаль яктан мөһим мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүгә тарту. «#КодЧтения» социаль реклама бәйгесенә эшләр өч номинациядә тәкъдим ителә ала: Бәйгедә, төренә, дәрәҗәсенә, кайсы ведомствоныкы булуына карамастан, Россия Федерациясенең теләсә кайсы китапханәсе хезмәткәре катнаша ала. Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүмат белән БР Уфа шәһәренең ҮИКС МБУ сайтында таныша аласыз: https://ufa-lib.ru/assets/files/konkursy_228/kodchteniya-polozhenie.pdf Сезгә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз! Сораулар буенча Уфа шәһәренең Үзәк китапханәсе методик бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (342) 2164728 – кабул итү бүлмәсе |