Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Россия императоры Петр I нең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү турында Указныимзалады. Документ Кремль сайтында басылып чыккан.
Бүлек император Петр I вакытындагы китап басу һәм китапханә эшенә багышлана. Петр китапның зур мәдәни ролен аңлаган һәм бәяләгән һәм китап басу, рус һәм чит телдә язылган китапларның русчага тәрҗемәләрен басып чыгару өчен күп тырышлыклар куйган.
Әлеге бүлек Петр Беренче турында виртуаль китап күргәзмәләрен, видео-презентацияләрне үз эченә ала. Монда тәкъдим ителгән материаллар Петр I нең Россия тарихында роле, аның хәрби җиңүләре, император керткән дәүләт үзгәрешләре турында сөйли.
Бүлек төрле елларда беренче россия императоры образының экранда чагылышын күзәтергә мөмкинлек бирүче Петр I турында фильмнарга багышлана.Петр 1 турында кинофильмнарны карап, сез аларда патшаның ничек сурәтләнүе һәм тарихи прототипына кайсы якынрак туры килүе турында белә алачаксыз.
Бу бүлектә безПетр I шәхесенә кагылышлы төрле вакытта иҗат ителгән төрле осталарның эшләрен тупларга тырыштык. Танылган рәссамнар һәм сынчылар патша шәхесенә карата үзләренең мөнәсәбәтен төрле формаларда белдерергә омтылган.
Бүлектә Бөек Петр эшчәнлегенә багышланган танып белү викториналары тәкъдим ителә.
Бу бүлектә китапханәдә узучы Бөек Петрның тууына 350 ел тулуга багышланган вакыйгалар урнаштырылды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.