Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 3 марттан 5 мартка кадәр «Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!» дигән китап уку марафоны уздыра. Чемпионат Бөтендөнья язучылар көне кысаларында (3 мартта билгеләп үтелә) һәм танылган шагыйрә, прозаик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкованың 65 яшьлек юбилеена багышланды. Марафонда теләге булган һәркем катнаша ала. Марафонда катнашучыларга: – Әлфия Ситдыйкова әсәрләрен сәнгатьле итеп укыганны видеога яздырырга; Марафонда катнашучыларның чыгышлары рус һәм татар телләрендә була ала һәм 3 минуттан артмаска тиеш. Марафон нәтиҗәләре турында мәгълүмат оештыручының www.библиотека-челны.рф сайтында урнаштырылачак. «ҮКС» МБУ катнашучыларның видеоларын коммерцияле булмаган максатта һәм авторның исемен күрсәтеп, үз эшчәнлегендә кулланырга хокуклы. Элемтә өчен мәгълүмат: «ҮКС» МБУ, Чаллы ш., Х. Ямашев б-ры, 4/14 А йорты. Шәһәр үзәк китапханәсе. |