«Цифрлаштыру дөньясына – китап аша»: китап күргәзмәсе (12+)
Замана йөзе һәркөн үзгәреп тора: үткән ике йөзьеллык сәнәгать өлкәсендә кискен үсеш этабы булса, ә 21 нче гасыр – мәгълүмати технологияләр һәм цифрлаштыру чәчәк ату вакыты. Анда информатика, роботлаштыру, компьютер төзелеше турында сөйләүче, шулай ук Интернетның күптөрле мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче китаплар һәм басмалар тәкъдим ителә. Күргәзмә берничә бүлектән тора: җәмгыятьне цифрлаштыру, мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр, китап укучыларга хезмәт күрсәтүдә электрон чаралар, китапханә процессларында роботлаштыру һәм ясалма интеллект, китапханәләрнең цифрлы проектлары, аларның эш тәҗрибәсе. Китапханәчеләр укучылар игътибарына А. Крупникның «Поиск в интернете», В. Леонтьевның «Все о работе на ноутбуке», А. Жвалевскийның «Компьютер без напряга», О. Бойцевның «Защити и свой компьютер от вирусов и хакеров», Д. Борманның «Компьютерная энциклопедия» һ.б. интернет һәм IT-технологияләр белән бәйле китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы турында таныштыручы мәгълүмат бирелә. |