2022 елның 14 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Муса Җәлил. Батырлык шигърияте» дигән иҗади бәйге үткәрелде.
Бәйгедә 109 кеше катнашты: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм 1-4 сыйныф укучылары.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә узды: «Нәфис сүз», «Рәсем», «Кул эше». Бәйгегә Муса Җәлил әсәрләрен укыганның видеоязмалары кабул ителде.
Жюри укуның сәнгатьлелеген, башкаручының сөйләм культурасын, шулай ук артистлыгын һәм сәхнәдә үз-үзен тотышын бәяләде.
Барлык рәсемнәр һәм кул эшләре кызыклы, үзенчәлекле, кабатланмас булды, иҗади идеяләр дә күп очрады. Балалар әти-әниләре белән бергә һәр эшкә үз күңел җылыларын биреп, зур, җентекле эш башкарды.
Жюри әгъзалары бәйгедә балаларның актив катнашуына бик шатланды. Барлык катнашучылар Дипломнар алды.
Элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы ш., Татарстан ур., 24 нче йорт, 213 нче фатир (Яңа шәһәр 50/02-213).
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64.
БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйгенең нигезләмәсе (27.01.2022 елгы төзәтмәләр белән)
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
|