Җир шары буйлап Яңа ел атлый (6+)
22
Декабрь 2021
Чәршәмбе
21 декабрь көнне, Яңа ел якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Җир шары буйлап Яңа ел атлый» дигән танып белү викторинасы уздырды. Балалар Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре, Россиядә яңа ел чыршысының барлыкка килүе, кайсы илдә бер-берсен тәрәзәдән су белән коендырулары, һәм, әлбәттә, 2022 елның символы – Юлбарыс турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук уку өчен «Елка. Сто лет тому назад», «Школа снеговиков», «Волшебная зима» кебек кышкы һәм тылсымлы китаплар тәкъдим ителде.
|