«Краснодар дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү учреждениесе «Китап уку. Китапханә. Иҗат» II Бөтенроссия бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максаты – китап укуның мәдәни яктан әһәмиятен арттыру һәм үсеп килүче буында әдәбиятка карата кызыксынуны үстерү, җәмгыятьтә китапханә имиджын күтәрү.
Бәйгедә катнашу өчен гомумбелем бирү мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары чакырыла.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр кабул ителә.
Бәйге 2 этапта түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
1 нче этап (читтән торып) (2022 елның 10 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр)
– «Мин китап укучы: миңа дөньяны ачкан китап»;
– Әдәби иҗат (хикәя, шигырь, эссе, очерк һәм башка кече әдәби жанр әсәрләре);
2 нче этап (турыдан-туры) (2022 елның 12 апреленнән 14 апреленә кадәр) – ике турдан тора:
I тур – Мәдәният өлкәсендә компетенцияләрне ачыклау буенча тест биремнәре.
II тур – «Виртуаль даирәдә китап, уку, китапханәне алга җибәрү» инновацион проектын эшләү.
Бәйге эшләрен башкаруга таләпләр белән Бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: 350072, Краснодар шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 33, Краснодар дәүләт мәдәният институты (КГИК), мәгълүмати-китапханә факультеты, 290 нчы ауд., китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы, 289 нчы ауд.
Телефон: 8(861) 257-76-23 – КДМИның мәгълүмати-китапханә факультеты деканаты.
8 (918) 340-62-52 – китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Щирикова Людмила Дмитриевна.
8 (961) 596-89-37 – китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Уржумова Ольга Михайловна.
Гаризалар һәм бәйге эшләре kgik2020@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
«Китап уку. Китапханә. Иҗат» Бөтенроссия бәйгесе катнашучысы
ГАРИЗАСЫ
1
|
РФ субъекты
|
|
2
|
Фамилия, исем, әтисенең исеме (тулысынча)
|
|
3
|
Белем бирү учреждениесе, сыйныф (курс)
|
|
4
|
Оешма җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
|
|
5
|
Бәйге эшенең исеме
|
|
6
|
Номинация
|
|
7
|
Катнашучының иҗади эшчәнлеге җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
|
|
8
|
Катнашучының E-mail
|
|
9
|
Катнашучының телефоны
|
|
10
|
Адрес (индекс, шәһәр, урам, йорт һәм фатир номеры)
|
|
|