«Китап диңгезе штурманнары»: китапханә квесты (6+)
26 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Китап диңгезе штурманнары» дигән китапханә квесты үтте. Балалар китапханәнең белешмә-библиографик аппараты нәрсәләрдән торуын искә төшерде, үзләрен кызыксындырган сорауга үзлектән җавап табу ысулларын белде. Уенда катнашучылар биремнәрне үтәү өчен командаларга бүленде, җавапларны каталогларда, картотекаларда, энциклопедияләрдә, белешмәлекләрдә эзләде. Мавыктыргыч уенда катнашып, яшь китап сөючеләр каталог белән эшли белергә, кирәкле китапны табарга өйрәнде. Биремнәрнең берсендә китапның төзелешен ачыкларга, биремне үтәргә ярдәм иткән китап элементларын атарга кирәк булды. |