«Һәвәскәр механик Кулибин»: танып белү сәгате (6+)
4
Октябрь 2021
Дүшәмбе
23 нче санлы китапханәдә, Фән һәм технологияләр елына багышланган «Дөньяны үзгәрткән ачышлар» программасы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Һәвәскәр механик Кулибин» дигән танып белү сәгате үтте. Балалар уйлап табучы Иван Кулибин тормышыннан кызыклы фактларны белде һәм аның ачышлары белән танышты. Укучылар зур кызыксыну белән башваткычны чиште, мәкальләр «җыйды», тапкырлыкка бәйгедә ярышты һәм транспорт, көнкүреш техникасы турында табышмакларга җавап эзләде. |