Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2021 елның 10 сентябреннән 17 октябренә кадәр Уфада «Россия. Җәй. Китап. Иң яхшы җәйге китапханә тәҗрибәләре» Бөтенроссия китапханәчеләрнең һөнәри осталык бәйгесе уза.
Бәйгенең оештыручысы – Уфа үзәкләштерелгән җәмәгать китапханәләре системасы шәһәр үзәк китапханәсенең методик бүлеге.
Максаты – офлайн һәм онлайн киңлектә иң яхшы җәйге массакүләм чаралар уздыру тәҗрибәләрен ачыклау, фикерләр һәм идеяләр белән алмашу өчен һөнәри китапханә берләшмәсе белән үз эшләре белән уртаклашу.
Бәйгегә 2021 елның 1 июненнән 31 августына кадәр вакыт аралыгында офлайн һәм онлайн форматта уздырылган чаралар турында материаллар кабул ителә.
Гаризаларны һәм эшләрне 2021 елның 30 сентябренә кадәр cgb@ufa-lib.ru электрон почтасына «Россия. Җәй. Китап. Иң яхшы җәйге китапханә тәҗрибәләре» дип билгеләп җибәрергә.
Иҗади уңышлар телибез!
Бәйгенең нигезләмәсе
|