Время проведения: 01.12.2021-25.04.2022
Бәйгедә катнашу өчен профессиональ яки һәвәскәр видеога төшерү һәм монтажлау күнекмәләре булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, белем бирү учреждениеләре укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, аларның ата-аналары һәм китапханәчеләр/укытучылар/тәрбиячеләр, шулай ук гомуми урта, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм өстәмә белем бирү оешмалары вәкилләре чакырыла.
Сезне бәйгедә катнашырга чакырабыз һәм 2021 елның 1 декабренә кадәр, бирелгән форманы тутырып, теркәлү үтүегезне сорыйбыз.
Бәйгене үткәрү вакыты: 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 25 апреленә кадәр.
Бәйге эшләрен кабул итү 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 15 гыйнварына кадәр страначиталия.рф сайтында алып барылачак. Бәйгедә катнашу өчен, титрларны да кертеп, 3 минуттан артмаган китапнамәләр кабул ителә. Бәйгене уздыру шартлары һәм бәйге эшләренә таләпләр бәйгенең Нигезләмәсендә күрсәтелгән. |