Китапханәдә җәй (6+)
Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Җәйге сәяхәт, яки балачак иленә китап десанты» дигән әдәби-күңел ачу программасы үткәрде. Җирән Клоун белән бергә балалар гаҗәеп китаплар иленә кереп чумды һәм бик күп балалар әкиятләрен искә төшерде, балалар җырларын җырлады, табышмаклар чиште, кәгазьдән кечкенә самолетлар ясады. Китапханәдә узган вакыт балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Шулай ук балалар квест-уенда катнашты һәм песи белән бергә китапханә бүлекләре буйлап квест үтте. Алар китапханәдәге бүлекләр белән танышты, әкиятләрне искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, әдәби башваткычларны чиште һәм песиләр белән бәйле барлык нәрсәләрне искә алды. |