Китапханә балаларны Сабантуйга җыйды (0+)
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме узды. Бәйрәмне яшь кунакларыбыз төрле телләрдә шигырьләр укып ачып җибәрде. Мәйданда милли уеннарны яратучылар җыелды. Балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, йомырка куелган калакны кабып ярышты, чүлмәк ватты, «Түбәтәй» уены аеруча зур кызыксыну уятты. Иң активлар өчен батутта сикерү мөмкинлеге тудырылды. Балаларны бәйрәм белән котларга Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре Галиәхмәт Шаһи, Рәкит Аллабирде, Раушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллиналар килде. Балалар башкаруында җырлар яңгырады, ә «Озарение» эстрада вокал студиясе чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. |