Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне кысаларында, 4 июньдә 10:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Шәһәребездә Пушкин» акциясе узачак. Бәйрәм барышында «Пушкин чоры геройлары» дигән фотозона эшләячәк, анда һәркем 19 гасырның беренче яртысы киемнәрендә фотога төшә, үзләрен хисчән Татьяна Ларина, яки Евгений Онегин роленә куеп карый алачак. «Пушкинның әкият иле», «Пушкин әкиятләре утравы», «Әкияти калейдоскоп» уен зоналары, «Тылсымлы Пушкин илендә» интерактив күргәзмәсе оештырылачак.
|