«Очрашу урыны – китапханә»: ачык ишекләр көне (6+)
28
Май 2021
Җомга
27 майда, Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә, укучыларны тагын да күбрәк җәлеп итү максатыннан, «Очрашу урыны – китапханә» дигән ачык ишекләр көне уздырылды. Көн дәвамында чарага килүчеләр өчен «Китаплар төрле, әмма барысы да кирәк» дигән мәгълүмат почмагы эшләде, анда китап фонды турында күрсәтмә мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук «Китаплы балачак» викторинасы уздырылды, истәлеккә фотога төшәр өчен «Китаплар даирәсендә» фотозонасы әзерләнде.
|