12 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Заманча мәгълүмати технологияләр: мөмкинлекләре һәм аларны киләчәктә куллану» дигән семинар-практикум үтте.
Методик һәм инновацион эш бүлегенең әйдәп баручы методисты Д.Н. Миронова үз чыгышында виртуаль китап күргәзмәләрен әзерләү алгоритмы турында сөйләде, китапханәчеләргә гамәли киңәшләр бирде һәм хезмәттәшләрне «Юрий Гагарин – планетаның беренче космонавты!» күргәзмәсен әзерләү тәҗрибәсе белән таныштырды.
Белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографлары Г. М. Хәбибуллина һәм Р. Ә. Борһанова «Хыялдан ачышка» һәм «Җырлар һәм киноларда Рубцов шигъриятенең могҗизасы» дигән виртуаль күргәзмәләрне ясау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Хезмәткәрләр тәкъдим иткән күргәзмәләр «Виртуаль китап күргәзмәләре дөньясында» төбәкара һөнәри бәйгесендә призлы урыннар яулады.
Теманы дәвам итеп әйдәп баручы библиограф Р. Ә. Борһанова «PowerPoint» һәм «Киностудия» программаларында виртуаль күргәзмәләр ясау» дип аталган мастер-класс уздырды.
Семинар автоматлаштыру бүлегенең мөдире Р.Д.Салихова һәм әйдәп баручы китапханәчесе Г.Р.Әхмәтшина тарафыннан әзерләнгән «PRO.Культура.РФ порталында язманы әзерләү кагыйдәләре» һәм «Prezi.com онлайн-сервисында презентацияләр әзерләү» дигән гамәли консультацияләр белән тәмамланды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|