Мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу (12+)
Тормышта үз урыныңны, хезмәт шатлыгын һәм кызыклы һөнәрне ничек табарга? 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен Мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу уздырды. Чарага Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәгенең карьера үсеше, эшкә урнашуга булышлык итү һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча бүлегенең әйдәп баручы һөнәри консультанты Сәфукова Г.Ә. чакырылды. Гөлнара Әхмәтгалим кызы шәһәребездә җәен эшкә урнашу мөмкинлеге, һөнәрләрнең төрләре, теге яки бу өлкәдә белгечләргә карата таләпләр һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында сөйләде. Үзәк хезмәткәре һөнәр сайлауның әһәмияте, аның һәр яшь кеше алдында торган җитди адымнарның берсе булуы турында балалар белән әңгәмә алып барды. |