«Бәхет дагасы»: мастер-класс (6+)
24
Март 2021
Чәршәмбе
24 март көнне яшь китап сөючеләр өчен Үзәк балалар китапханәсе «Бәхет дагасы» ясау буенча мастер-класс үткәрде. Даганы, талисман буларак, йортта һәрвакыт муллык, иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен өчен ишек өстенә эләләр. Мастер-класс барышында балалар даганың килеп чыгу тарихы турында белде. Нинди сынамышлар булуын искә төшерделәр һәм «Тукта, хата» уенында катнаштылар, анда төрле билгеләрнең дөрес һәм хаталы аңлатмасын белергә кирәк булды. |