«Уйлап табучы балалар» танып белү сәгате (12+)
11
Март 2021
Пәнҗешәмбе
10 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Дөньяны үзгәрткән ачышлар» программасы кысаларында, укучылар өчен «Уйлап табучы балалар» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Балалар авторлыгындагы бик күп ачышлар һәм уйлап табулар билгеле. Алар арасында: су чаңгылары, балалар машиналары, йонлы наушниклар, карда йөрү транспорты, телефон өчен экспресс-зарядка, пластилин, йөзгәндә кию өчен ишкеч һәм тагын бик күп гадәтигә әверелгән әйберләр. |