Мәктәп укучылары сүз һәм телләргә багышланган викторинада катнашты (6+)
10 нчы санлы китапханә, «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, укучыларны сүз һәм телләргә багышланган викторинада катнашырга чакырды. Уен ЮНЕСКО Генераль конференциясе инициативасы белән югала баручы телләрне саклап калу һәм үстерү, тел һәм мәдәният гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан февраль аенда билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелде.
Кереш өлештә чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, җир йөзендәге телләрнең күптөрлелеге турында белде. Шуннан соң балаларга «Капма-каршы мәгънә», «Мәкальне дәвам ит», «Парын тап», «Тыныш билгеләре турында табышмаклар», «Бер сүз белән аңлат», «Дөрес әйт!», «Адашкан хәрефләр», «Сүзтезмә сайлап ал» кебек берничә өлештән торган викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде. #фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов |