Чаллыда республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы уза (6+)
Туган тел — ул халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Һәр халыкның үз телендә аның йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреше, акыл һәм тәҗрибәсе, матурлыгы һәм рухи байлыгы чагылыш таба. Бүген, 29 гыйнвар көнне, «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы уза. Күргәзмәдә республикада яшәүче төрле халыкларның телләренә багышланган әдәбият, мәгълүмат материаллары, йолалар һәм бәйрәмнәр, фольклор, аралашу чаралары, мәдәният, тарих турында китап һәм журналлар, милли телләрдә әдәбият, шулай ук сүзлекләр һәм энциклопедияләр, Татарстан халыклары мәдәнияте турында әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмә татар, рус, удмурт, чуаш, мари, мордва, башкорт, украин халыклары мәдәниятләренең үзенчәлеген һәм аларның үзара бәйләнешен күрсәтүче бербөтен характерда булуы белән әһәмиятле. |