«Яңа ел могҗизалары тартмасы» театральләштерелгән уен программасы (0+)
Яңа ел – гаҗәеп күркәм бәйрәм һәм балалар белән өлкәннәр өчен көтеп алынган озын каникуллар вакыты, гаиләдә генә түгел, китапханәдә дә вакытны кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге. 5 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Biblio – каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында «Яңа ел могҗизалары тартмасы» театральләштерелгән уен программасы уздырды. Китапханә укучылары янына кунакка Яңа ел чыршысы килде, ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм балаларны Яңа елны каршы алу гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар киң күңелле Кыш Бабай турында күп кенә кызыклы һәм яңа мәгълүматлар алды, аның Бөек Устюгта урнашкан резиденциясе һәм яңа ел чыршысының килеп чыгу тарихы турында белде. |