«Раштуа открыткасы: элеккечә һәм заманча» мастер-классы (6+)

Яңа ел – берсеннән-берсе матур һәм кабатланмас кул эшләре ясау өчен менә дигән бер сәбәп. Һәркем яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өен үзенчә бизи, ә соңгы вакытта үз кулларың белән ясалган бизәү әйберләре аеруча популяр. 

Слайд1
IMG-20201219-WA0034

19 декабрь көнне, «Китапта кунакта» ял көне клубы кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Раштуа открыткасы: элеккечә һәм заманча» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Клуб әгъзалары китапханәче белән берлектә яңа ел открыткалары ясады. Кул эшләре өчен кулланылган ялтыравык ташчыклар һәм сәйлән бөртекләре, мишура һәм төсле кәгазь кебек материаллар бала-чагага бик ошый.  
Иҗат эше вакытында китапханә хезмәткәре балаларга яңа ел бәйрәмнәренең гореф-гадәтләре турында сөйләде, яшь китап сөючеләрне яңа ел һәм кыш турында китаплар белән таныштырды.  Үзләре ясаган открыткаларны балалар якыннарына бүләк итәр өчен бик шатланып өйләренә алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: