«Сәламәтлек – зур байлык» дип аталган сәламәтлек көне (12+)
16 октябрьдә 17 нче санлы китапханә Сәламәтлек көне уздырды. Балалар сәламәт тормыш, дөрес туклану, файдалы гадәтләр дөньясына чумды. Боровецк бульварында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Үз сәламәтлегеңне ничек сакларга» дигән әңгәмә оештырылды. Аның барышында балалар сәламәт, һәрвакыт көр күңелле булу һәм авыруларны читләп узу серләренә төшенде. Укучылар белән зарарлы гадәтләр турында җитди сөйләшү булды. Барлык балалар да тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның үсеп килүче организмга тискәре йогынтысын яхшы аңлавын күрдек. Көн дәвамында урамда балалар үзләре күңелле спорт уеннары һәм физкультминутлар үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре буенча мәгълүмат язылган сәламәтлек төймәләре аеруча кызыксыну уятты. Яшүсмерләр сәламәтлек буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, спорт турында шигырьләр укыды. |