«Без Алиш оныклары» шәһәркүләм иҗади онлайн бәйгесенә йомгак ясалды (0+)
27
Октябрь 2020
Сишәмбе
Платно
Балаларны шигърият дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү һәм фронтовик-язучы А.Алиш иҗатын пропагандалау максатында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Без Алиш оныклары» дип аталган шәһәркүләм иҗади бәйге узды. Бәйгедә 115 бала – балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча узды: «Нәфис сүз осталары», «Рәсем», «Кул эшләре». Бәйге 2020 елның 14 сентябреннән 30 октябренә кадәр уздырылды. Безнең электрон адрес: cbs_filial14@mail.ru. Уздыру урыны: 14 нче санлы балалар китапханәсе, адрес: Чаллы, Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16). Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25 |