«Китап эчендә бар дөнья» уен мәйданчыгы (6+)
12
Сентябрь 2020
Saturday
10 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре күп еллар китапханә белән хезмәттәшлектә торган «Романтики» яшүсмерләр клубының Ачык ишекләр көнендә актив катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Китап эчендә бар дөнья» уен мәйданчыгы оештырылды. Яшь катнашучылар, мавыгып, «Геройны таны», «Табышмак һәм әкиятләр белгече» викториналары сорауларына җавап биргәндә, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары зур кызыксыну белән «Мин укыйм, бөтен гаиләм укый» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты. Чарага килүчеләр китапханә визиткасын алды. |