«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе «Туган ягым – тормыш чишмәсе» шәһәркүләм әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган.
Анда катнашу өчен 10 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгедә әдәби эшләр – сайланган номинация буенча татар яисә рус телендә башкарылган эссе/хикәя тәкъдим ителә.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– «Әдәби Татарстан»;
– «Республика алар белән горурлана»;
– «Яраткан шәһәрем»;
– «Яраткан урамым».
Бәйге 2020 елның 12 маеннан 26 июненә кадәр өч этапта узачак:
1 нче этап: 2020 елның 12 маеннан 19 июненә кадәр – гариза һәм эшләрне кабул итү;
2 нче этап: 2020 елның 22 июненнән 25 июненә кадәр – нәтиҗәләр чыгару;
26 июнь – Дипломнарны җибәрү.
Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйгенең нәтиҗәләре
Элемтә өчен мәгълүмат
13 нче санлы китапханә: Чаллы ш., Татарстан ур., 12 нче йорт, 146, 148 нче фатирлар (25/21)
Телефон: 8(960)0641248
Еmail: CBS_filial13@mail.ru
WhatsApp 89600641248
Җаваплы: 13 нче санлы китапханә мөдире Ибраһимова Валентина Степановна
|