«Укыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз!» әдәби бәйрәме (6+)
26
Февраль 2020
Чәршәмбе
26 февраль көнне 8 нче санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын «Укыгыз! Үз дөньягызны ачыгыз!» әдәби бәйрәменә чакырды. Балалар янына кунакка «Зирәк китап», «Алтын ачкыч» китабы персонажы Пьеро һәм шаян Петрушка килде. Әдәби бәйрәм геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, катлаулы сораулар әзерләп куйды, ә китапханә хезмәткәрләре кызыклы видеороликлар тәкъдим итте. Балалар әлеге вакыйгага җаваплы һәм җитди әзерләнеп килде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыклары тапшырды, ә иң мөһиме, яраткан китапларын бүләк итте. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде. |