«Футлярдагы кеше» тарихи-әдәби уен (16+)
25 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары өчен «Футлярдагы кеше» дип исемләнгән тарихи-әдәби уен үткәрде. Балалар Антон Павлович Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирде. Уен өч раундтан торды: «Логика кайда?» уенында укучылар бирелгән рәсемнәр буенча язучының әсәре исемен белергә тиеш булды; «Тормыштан» раундында балалар Чеховның биографиясе буенча булган белемнәрен күрсәтте һәм Антон Павловичның Сахалин утравында халык санын алуы кебек күпләр белмәгән кызыклы мәгълүматлар алды; «Дөресме, әллә ялганмы» уенында студентларга дөрес фактлардан уйлап чыгарылган, дөреслеккә туры килмәгәннәрен аерып алырга туры килде. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде. |