Фитнес-тренер Светлана Муллаянова белән очрашу (18+)
21
Гыйнвар 2020
Сишәмбе
21 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсе абонементы бүлегендә «Сәламәтлек» клубы кысаларында фитнес-тренер Светлана Рафис кызы Муллаянова белән очрашу узды. Чараның темасы: «Йога бар яшькә дә килешә». Йога белән даими шөгыльләнүчеләргә картлык төшенчәсе туры килми, дигән гадел фикер бар. Чөнки сәламәтлек, умыртка баганасының сыгылмалылыгы, мускулларның көче һәм эластиклыгы яшьлекне тоярга ярдәм итә. Ә инде 50 дән соң йога белән шөгыльләнү – бу уңайлы тормыш шартларының төп нигезе.
|