«Салават күпере балкып торса, яшәү кызыграк дөньяда» Китап сәяхәте (6+)
17 гыйнвар көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә гадәти булмаган күренешкә тап булырга мөмкин иде: бу – китаплардан торган салават күпере. Ул яшь китап сөючеләрне төрле төстәге сәяхәткә чакырды. «Шигырь укыгыз – күңелегез ял итсен» дип аталган кызыл станция балаларны танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре белән очраштырды. Алар монда А. Барто, Б. Заходер, С. Михалков һ.б.ларның иҗаты белән танышты, шулай ук аларның кайбер шигырьләрен укыды. «Гаҗәеп әкиятләр!» исемле кызгылт-сары станциядә укучылар каршына бөтен әкият дөньясы чыгып басты. Балалар актив рәвештә үзләренә таныш әкиятчеләрне һәм аларның әкиятләрен атады, «Әкияти буталчыклар» бәйгесендә катнашып, әкият исемендәге хатаны ачыклады. «Сезнең өчен кызыклы хикәяләр» сары төсле станциясе укучыларга рус язучыларының иң яхшы хикәяләрен тәкъдим итте. Балалар В. Осеева, Н. Носов, Л. Толстой китапларына күзәтүне тыңлады. Әлеге язучыларның иҗаты буенча фикер алышканнан соң, укучылар бу хикәяләр бары тик яхшылыкка, бер-береңә ихтирамлы булырга, сабырлыкка өйрәтә, дигән нәтиҗәгә килде. Яшь китап сөючеләр «Китап аша табигать дөньясына» дигән яшел станциядә хайваннарны яклау һәм табигатьне саклау турында уйланды. Монда балаларны шулай ук иҗади бәйге көтте: кәгазь битендә табигатькә үз карашларын сурәтләп бирергә тиеш булды алар. Укучылар бу биремне дә тиз җиңеп чыкты һәм киләсе станциягә килеп җитте. «Дөньядагы бар нәрсә турында» зәңгәр төсле станциясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен нәшер ителгән энциклопедик басмалар белән танышу узды. |