«Әтием өчен иң яхшы бүләк» Шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесе (0+)
19
Февраль 2020
Чәршәмбе
«ҮКС» МБУнең 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән «Әтием өчен иң яхшы бүләк» исемле шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә шәһәребезнең 29 балалар бакчасыннан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле балалар катнашты. Бәйгенең максаты – патриотлык хисе тәрбияләү, китап уку аша Россия армиясе турында күзаллауны киңәйтү, ватан тарихына һәм буыннар бәйләнешенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру. Балаларны конкурста катнашу өчен әзерләгәннәре өчен тәрбиячеләргә, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Белешмәләр өчен телефон: 38–71–82.
|