2020 елның 10 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе «Әтиемә охшыйсым килә!» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгедә 5 яшьтән алып 10 яшькәчә балалар катнаша ала. Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:
– 5-7 яшьләр;
– 8-10 яшьләр.
Бәйге дүрт этапта үтәчәк.
– 1 нче этап: 10 гыйнвардан 15 февральгә кадәр – гаризалар кабул итү;
– 2 нче этап: 18 февраль 10:00-12:30; 13:00-16:00 сәгатьләрдә – сайлап алу туры;
– 3 нче этап: 19 февраль – нәтиҗәләр чыгару;
– 4 нче этап: 21-22 февральләр – дипломнар һәм сертификатларны җибәрү.
Бәйгедә катнашу өчен балаларга 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне темасына багышланган шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим ителә. Катнашучылар рус һәм татар телендә чыгыш ясый ала, дәвамлылыгы 5 минуттан да артмаска тиеш. Музыка, слайд-презентация, декорацияләр, костюмнар куллану хуплана.
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм түләү турында квитанция күчермәләре китапханәнең электрон адресына (сbs_filial15@mail.ru) яки түбәндәге адрес буенча 15 нче китапханәдә кабул ителә:
Яңа шәһәр, Бердах бул. 4 нче йорт, кв. 361-362 (45/14)
15 нче санлы китапханә, катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булу сәбәпле, «Әтиемә охшыйсым килә!» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе буенча гаризалар кабул итүне туктата. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 2020 елның 7 феврале.
Белешмәләр өчен тел. 52-69-06.
Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйгенең нәтиҗәләре
|