«Пушкин юлларын укыйбыз» исемле шәһәркүләм иҗади уку бәйгесе (6+)

6 июнь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «ҮКС» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсе Автозавод башкарма комитеты белән берлектә Шишкин бульварында узачак А.С.Пушкин һәм рус теле көненә багышланган «Пушкин юлларын укыйбыз» исемле шәһәркүләм иҗади уку бәйгесендә катнашырга чакыра.

Фестиваль программасында:

– «Тынмас шигъри сазым» шигырь укучылар бәйгесе – төрле яшьтәге катнашучылар А.С.Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләячәк. Чыгыш 3 минуттан да артмаска тиеш. Гаризалар cbs_filial6@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

– «Пушкин геройлары җанлана» Пушкин геройлары костюмнары бәйгесе.

Катнашучыларга әдәби герой костюмын сәхнәдә тәкъдим итәргә кирәк булачак. Гаризалар cbs_filial6@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

– Әдәби геройлар парады;

– «Шагыйрьнең яраткан алма пирогы» интеллект-шоуы;

– «Анда могҗизалар…» Әкияти лото;

– «Бергәләп укыйбыз» Флешмоб;

– «Тылсымлы Пушкин дөньясында» исемле китап күргәзмәсе;

– «Китап өеме» Буккроссинг;

– Концерт номерлары;

– Фотозона һ.б.

Катнашу өчен гаризалар Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 23 нче йорт (Яңа шәһәр, 28/11) адресы буенча 6 нчы санлы китапханәдә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 54-53-30, e-mail:cbs_filial6@mail.ru

Фестивальнең нигезләмәсе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: