Китапханәдә «Сугыш юллары буйлап» исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды (12+)

15 май көнне Үзәк китапханәдә Бөек Ватан сугышы чорында совет халкы күрсәткән батырлыкларга багышланган «Сугыш юллары буйлап» исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды.

IMG_20190515_112932
20190515_134754
IMG_20190515_112038
IMG_20190515_112520
20190515_130444
20190515_121413
20190515_130018
IMG_20190515_114727
IMG_20190515_110637
IMG_20190515_111514
IMG_20190515_111510
IMG_20190515_115639
IMG_20190515_111017

Бәйгедә Чаллы шәһәре белем бирү йортларының 11 яшьтән алып 19 яшькәчә укучылары катнашты. Бәйге өч номинациядә үтте: «Сугыш шигърияте», «Сугыш прозасы», «Катнашучының үзе иҗат иткән шигырьләре». Чыгышлар видео, презентация, музыкаль фон белән үрелеп барды. Катнашучылар үзләре  дә әсәрдә язучы тудырган образларга кереп чумды.

Бәйгенең җиңүчеләре:

УрынНоминацияЯшь категориясеКатнашучының фамилиясе, исеме Уку йорты
Гран приСугыш шигърияте11-15 яшьАхунҗанова Альмира54 нче гимназия
1 нче урынСугыш шигърияте11-15 яшьВәлиева Ләйсән54 нче гимназия
2 нче урынСугыш шигърияте11-15 яшьПитерская Аделина

Бадыгина Анастасия

54 нче гимназия

10 нчы гимназия

3 нче урынСугыш шигърияте11-15 яшьБалашова Таисия

Семенова Мария

Шильнәбаш урта мәктәбе

76 нчы гимназия

1 нче урынСугыш шигърияте16-19 яшьМифтахова ЭльзаЕ.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте
2 нче урынСугыш шигърияте16-19 яшьАвзалов ТимурЧаллы политехника көллияте
3 нче урынСугыш шигърияте16-19 яшьПерелыгина Ольга

Дымов Ефим

Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте

Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте

1 нче урынСугыш прозасы11-15 яшьЕрмаков Федор76 нчы гимназия
1 нче урынСугыш прозасы16-19 яшьБажанкин АлександрЧаллы политехника көллияте

Оештыручылар катнашучылар башкарган сугыш турындагы шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр күңелләрдә бары тик якты һәм шатлыклы хисләр калдыргандыр дип ышана. Иң мөһиме, әлеге фаҗигале вакыйгалар шигырьләрдә, рәсемнәрдә, хатирәләрдә генә калсын, чынбарлыкта беркайчан да кабатланмасын.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә ярдәм иткәннәре  һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне котлыйбыз, барыгызга да уңышлар телибез!

Призлы урыннар яуламаучылар Катнашучы сертификатына ия була.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: